Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Партия халык мәнфәгатьләрен кайгырта

Бүген, ягъни 2 июль көнне, район мәдәният йортында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлегенең XXXIII нче конференциясе булып үтте.

 

Анда быел 13 сентябрьдә узачак сайлаулар уңаеннан “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең сайлау алды программасы тәкъдим ителде, алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде һәм шушы ук көнне  яшерен тавыш бирү юлы белән җирле үзидарәләргә сайланачак депутатлыкка кандидатлар исемлеге тәкъдим ителде. Әлеге эшләрне башкарып чыгуда партиянең Теләче бүлегенең роле гаять зур булуы ассызыкланды. Партия конференциясендә әлеге көн тәртипләре буенча “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге Политсоветы сәркатибе Нәҗип Хаҗипов,  муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, бүлекнең башкарма сәркатибе Роберт Арсланов, Политсовет сәркатибе урынбасары Илдар Мөбинов чыгыш ясады.

Азактан, конференциядә каралган көн тәртипләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге конференциясе турында туларак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев