Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чираттагы конференциядә

22 сентябрь көнне район мәдәният йортында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең XXXIII нче конференциясенең өченче этабы булып узды. Анда дүрт көн тәртибе каралды.

1. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең Татарстан Республиксы Теләче муниципаль районында муниципаль органнарга депутатлар сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында.
2. Татарстан Республикасы Теләче районы Советы депутатлары арасыннан Татарстан Республикасы Теләче районы башлыгы вазыйфасына кандидат тәкъдим итү турында.
3. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге Политсоветында ротация үткәрү турында.
4. Төрлесеннән.
Түбәндәге көн тәртипләре буенча район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рафаэль Яруллин, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев