Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чишелеш юллары да күрсәтелде

Бүген район Ветераннар йортында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлегенең эчке базар үсеше һәм аны координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина районыбызның өлкән вәкилләре белән очрашты.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан үткәрелгән чарада Ләйсән Илсур кызы өлкәннәребезгә кулланучыларның хокуклары, сатучы белән сатып алучы арасында аңлашылмаучанлык килеп туганда, кайда мөрәҗәгать итәргә һәм ни эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Үзенең фикерләрен ул хезмәт практикасында очраган тормышчан мисаллар белән ныгытып барды. Шулай ук очрашу барышында социаль мошенниклык очраклары да калку күтәрелде. Әлеге проблема аеруча өлкәннәр арасында актуаль, алдыйлар, алданалар. Бу банк карталары белән генә эш итүдә түгел, тиен генә торган товарларны күп тапкырлар кыйммәт бәягә сатып алуда да чагыла. Моның өчен әүвәл паспорт мәгълүматлары да кертелеп, кырыкалдарлар белән өлкәннәр арсында шикле килешүләр төзелә икән. Ләйсән Илсур кызы өлкәннәребезгә мөрәҗәгать итеп: “Алданган өлкәннәребезгә акчаларын кире кайтарып бирү бик авыр, кайчакта бу эш  мөмкин дә булмый. Бу очракта хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә ярдәм итә алмаска мөмкин. Зинһар, сак булыгыз, ниндидер кәгазьләргә куйганчы балаларыгыз, якыннарыгыз белән киңәшегез”, - диде.
Алга таба очрашу сорау-җавап форматында дәвам итте. Ләйсән Илсур кызы өлкәнеребезне кызыксындырган сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, аларның чишелеш юлларын да күрсәтелде.
Чарада район ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлмән Гыйльмиев, район эшмәкәрләр Советы җитәкчесе Шамил Борһанов катнашты һәм чыгыш ясады. 
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев