Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Данис - призлы урында!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, мәктәп укучылары арасында (8-11 сыйныфта укучылар өчен) “Кулланучыларның хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасы үткәрде.

Ул  18 сентябрьдән  20 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Җиңүчеләр җиде номинациядә билгеләнде.  Номинацияләр арасында татар телле укучылар өчен “Татар телендә кулланучыларның хокукларын өйрәнүдәге уңышлары өчен” дип исемләнгән номинацияләр дә бар иде. Әлеге номинациядә Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы  Данис Нигъмәтҗанов призлы урынны яулады. Җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Диләрә Бикчәнтәева. Ул әлеге нисбәттән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләрне ияләренә 20 декабрь көнне “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев