Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Дәвалауга караганда, кисәтү хәерлерәк”

Бүген, ягъни 17 февраль көнне, район медицина Советының киңәйтелгән утырышы булып үтте.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнашында узган утырышта 2019 елда районда сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм 2020 елга яңа бурычлар билгеләнде. Болар хакында җыелышта катнашучыларны район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин таныштырды. Фикер алышуларда акушер-гинеколог Наталья Романова, балалар табибәсе Рәшидә Исмәгыйлева һәм Күкчә авылы фельдшеры Гөлнар Исмәгыйлева катнашты. 
ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәеваның чыгышы докладчыларның чыгышына бәйле булды. Ул җыелышта яңгыраган һәр санга, һәр фактка мөнәсәбәтле рәвештә үз фикерен белдерергә тырышты. Аеруча аны районыбызда онкология авыруларының башлангыч стадиядә үк ачыкланмавы борчый. Бу уңайдан ул: “Авыруларны дәвалауга караганда, кисәтү хәерлерәк. Азган куркыныч  авыруны дәвалау авыруның үзенә дә, якыннарына да һәм дәүләткә дә бермә-бер кыйммәткә төшә, соңарып башланган дәвалау курсы уңай нәтиҗә дә бирмәскә мөмкин. Бу вакытта авыруның исән калу мөмкинлеге икеле”, - дип белдерде.
Җыелышта йомгаклау сүзе белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов чыкты. Ул үзенең чыгышында райондагы медицина учреждениеләренең төзеклеген булдырудан, материаль-техник базасын баетудан, аны җиһазлар, кадрлар белән тәэмин итүдән тыш, профилактика, диагностика һәм дәвалау эшенең сыйфатын  бермә-бер югары баскычка күтәрү кирәклеген ассызыклап узды.
Азактан ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева район үзәк хастаханәсе баш табибы бүлмәсендә гражданнарны  кабул итте. Киңәйтелгән утырыш алдыннан алар муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән берлектә район үзәк хастаханәсенең материаль-техник базасы, диагностика һәм дәвалау эшенең барышы белән таныштылар.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X