Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Элекке елларны искә алып...

Бүген, ягъни 3 март көнне, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлмән Гыйльмиев белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында узган гасырның сиксәненче һәм туксанынчы елларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләгән ветеран-җитәкчеләр белән очрашты.

Алар Казаклар товарлыклы-сөтчелек фермасында булып, күптән түгел генә кулланышка тапшырылган терлек азыгы ясау үзәген карадылар, ферманың тудыру һәм яшь бозаулар бүлегендә терлекләрнең торак һәм тәрбия шартлары белән таныштылар. Алар ширкәт җитәкчелеге һәм белгечләре белән үзләренең хезмәт һәм тормыш тәҗрибәләре белән теләп уртаклаштылар, алтынга тиң киңәшләрен бирделәр.
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укырга мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев