Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Елык хезмәт бәйрәмендә

Бүген, ягъни 7 февраль көнне, районыбыз күмәк хуҗалыкларында хисап- сайлау җыелышлары башланды.

 

 

Аның тәүгесе җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә булып үтте. Чарада ширкәтнең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды. Болар белән ширкәт җитәкчесе Рафис Яхин, баш зоотехник Илнур Гыйльметдинов һәм баш инженер Рөстәм Шакирҗанов таныштырса, алда торган бурычларны исә ширкәт учредителе Дамир Каюмов билгеләде. Хисаплардан күренгәнчә, 2019 елны ширкәт хезмәтчәннәре күркәм хезмәт күрсәткечләре белән төгәлләгән.

Еллык хезмәт бәйрәмендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ралиф Низаметдинов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Төп ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты һәм чыгыш ясады. 

Азактан хезмәт алдынгыларына һәм лаеклы ялга чыгучы авыл хезмәтчәннәренә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Дулкын” йөзү бассейнына сертификатлар, җаваплылыгы чикләнгән  “Игенче” ширкәте учредителе Дамир Каюмов һәм ширкәт идарәсе тарафыннан билгеләнгән акчалата премияләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасы авыл үзешчәннәре белән Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе укытучыларының һәм укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Беренче булып үткәрелгән үрнәк чарада районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты.

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә узган хисап-сайлау җыелышы турында тулырак “Теләче” газетасының чираттагы саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов. 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев