Теләче Информ

Әфәрин

27 ноябрь-1 декабрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады.
Ярышлар нәтиҗәсендә:
Югары Кибәхужа мәктәбеннән
Дәүләтшин Марсель-2 урында
Гаязетдинов Рәсул-4 урында
Теләче мәктәбеннән Шәйхетдинова Резеда-3 урында.
Иске Жөри мәктәбеннән Иргалиева Фирүзә-3 урында
Татарстан Республикасы бу ярышларда 1 урын яулады. 
Бу ярышта катнашкан яшь спортчыларыбыз кул көрәше буенча 2020 елның Екатеринбург шәһәрендэ үтәчәк Россия беренчелегендә катнашу хокукын яуладылар. 

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: