Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гадел хөкем йортында - ачык дәрес

15 ноябрь көнне район суды (гадел хөкем йорты) бинасында Татарстан Республикасы Верховный суды рәисе Илгиз Гыйләҗев районыбызның өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде.

Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, республикабызның суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, хөкемдарлар Советы рәисе Роман Гафаров, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы директоры Рамил Шарифуллин, Арча, Саба, Кукмара районнары судлары рәисләре һәм Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студентлары катнашты.

Җәмгыять белеме кысаларында үткәрелгән ачык дәрестә Илгиз Идрис улы ил һәм республика суд системасы төзелеше, аның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды, үзенең хезмәт практикасында  булган кызыклы очраклар турында сөйләде, укучыларның һәм студентларның киңкырлы сорауларына җавап бирде.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев