Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә яшәсә – ил яшәр

Матур гаилә - ил күрке.

Шөкер, районыбызда күркәм яшәү рәвеше белән башкаларга үрнәк булып торырлык гаиләләр бихисап. Бүген мин сезгә шундый гаиләрнең берсе, кырык ел дәвамында яшьлек вәъдәләренә тугры калып, мәхәббәтләрен сүрелдермичә,  Югары Кибәхуҗа авылында яшәп, шушы төбәк халкына игелекле хезмәт иткән Кафия һәм Ренат Мөхәммәтшиннар турында сөйләмәкче булам. Гаиләнең нигезе нык булганда гына  анда яшәүчеләрнең күңелләре күтәренке, тормышта, татулык тынычлык хөкем сөрә.

Ике яшь йөрәкне - тумышы белән районбызның Караширмә авылыннан булган, Иске Җөри, Үзәк, Теләче ура мәктәпләрендә белем алган һәм Совет армиясе сафларында хезмә итеп кайткан егетне, Әгерҗе районының Кодаш авылында туып үскән һәм шунда урта мәктәпне тәмамлап, бер ел клуб мөдире булып эшләп килгән кызны 1977 елда Буа ветеринария техникумы, дөресрәге,андагы гектарлаган чөгендер басуы таныштыра. Укырга керүгә үк чөгендер басуына эшкә җибәргән булалар бер төркемдә белем алучы яшьләрне. Яшьлек мәхәббәтләре кабынган¸бер-берсен табыштырган урынга – Буа ветеринария техникумына,  үз балалары кебек кабул итеп алган  һәм озак еллар дәвамында туганнар кебек бергә, иңгә-иңне куеп гомер иткән Югары Кибәхуҗа авылы халкына чиксез рәхмәтле алар...

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев