Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гарифулла абый янында

Олы Нырсы авылында яшәүче Гобәйдуллин Гарифулла Гыйният улы 17 яшеннән сугышка киткән.

Ул сугыш хәтирәләрен күңелендә яңартырга яратмый. 93 яшьлек ветеран: “Сугышта үлем белән янәшә йөрисең, Аллага шөкер, туган ягыма исән-сау кайту насыйп булды, якыннарымның хәердогасы саклады”, - ди. Әле дә вакыты-вакыты белән автомат, пулемент тавышлары, яралы солдатларның авыртудан сыкраулары колагында яңгырый. Сугыш кырында ятып калган иптәшләрен үзенең догасыннан калдырмый. Бүген ул сугыш ветераннарына торак шартларын яхшырту максатыннан бирелгән, бар уңайлыклары булган йортта гомер кичерә. Гомерен хезмәттә үткәргән ветеран: ”Тормышыбыз тыныч булсын”, - дигән теләктә. (Фото редакция архивыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев