Якташларыбыз иҗаты
Сызылып кына таңнар атканда...
Сызылып кына таңнар атканда
Күз алдымда йөргән юлларым.
Яшьлегемә алып кайта мине
Моңсуланган чакта, уйларым.
Сызылып кына таңнар атканда
Үткән гомеремне барладым.
Хезмәт җимешләрен саный торгач
Бушка узмаганын аңладым.
Сызылып кына таңнар атканда
Чуалдылар минем уйларым.
Уйларымны чорнап, сүтә торгач
Буталдылар барыр юлларым.
Сызылып кына таңнар атканда
Бер ноктада минем күзләрем...
Сагынам балам, сагынам, үзеңне
Бик күп иде әйтер сүзләрем.
Сызылып кына таңнар атканда
Хыялланып, юллар эзлимен.
Кайчан да бер күрешербез, диеп
Мин бит, улым, сине күзлимен.
Рузалия Газизова, Олы Мишә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев