Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игелекле нигезләр булсын!”

Бу көннәрдә районыбыз куанычлы вакыйгалар белән яши.

Әле бер авылда, әле икенчесендә республика программалары нигезендә төзелгән, төзекләндерелгән социаль-көнкүреш һәм җитештерү объектлары ачыла. 
Мисал өчен, бүген, ягъни 10 сентябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында  Балыклы авылы янәшәсендә 1000 баш савым сыерларына исәпләнеп төзеләчәк һәм төзелеш эшләренең гомуми бюджеты 467 миллион сум булган товарлыклы-сөтчелек фермасы нигезенә тәүге таш салынды. Алан товарлыклы-сөтчелек базасында быел санаулы айлар эчендә төзелгән һәм төзелеш эшләренең гомуми суммасы  28 миллион сум тәшкил иткән терлек азыгы әзерләү үзәге файдалануга тапшырылды.
Аланлыларның әлегедәй куанычлы мизгелләрен район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да уртаклашты.
 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев