Теләче Информ

«Игенче» һәм «Таң» ЖЧШ дә азык эзерләү техникасына карау уздыру

Техник карау уздыру буенча төзелгэн еллык график нигезендә, районда булган азык эзерләүу техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп җитте.

2022 елның 25 һәм 26  май көннәрендә мондый чаралар  «Игенче» һәм «Таң» ЖЧШ узды. Әлеге чарага   һәр хуҗалыкта да  2 шәр берәмлек техника әзерләнгән иде. Тикшерү барышында анда катнашучы затларның регистрация документлары, техникаларының төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды. Чарада катнашучылар белән техниканы халәкәтсез куллану хакында профилактик әңгәмә уздырылды.

Техник карау нәтиҗәләре буенча, анда куелган барлык техникага да әлеге чараны узу хакында таныклык биреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: