Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игеннәр тәрбия сорый

Бүген, ягъни 26 май көнне җаваплылыклары чикләнгән “Игенче” һәм “Чулпан” ширкәтләре басуларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар өчен киңәшмә үткәрелде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә  узган сөйләшүдә игеннәрне тәрбияләү - тишелеп чыкканнан соң тырмалау, яфрактан тукландыру,  чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук сөйләшүдә “Сервис Агро” фәнни-җитештерү үзәге белгечләре - төбәк вәкиле  Тәбрис Галиев белән лаборант Фәнзил Галимҗанов катнашты һәм чыгыш ясады. Әлеге үзәк озак еллар дәвамында химик препаратлар белән сәүдә итә, Биектауда урнашкан җитештерү базасында биоөстәмләр җитештереп сата. Минераль ашламалар, биоөстәмләр белән сәүдә итү базарында үзенең тотрыклы урыны бар. Лаборант Фәнзил Галимҗанов ясаган тәҗрибәдән күренгәнчә, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең арыш басуыннан алынган анализлар үсемлекләрнең торышы әйбәт булуын күрсәтсә, “җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте басуындагы арышка азот һәм калий хлор кебек әһәмиятле матдәләр җитешмәве ачыкланды. Алар тарафыннан хуҗалыкларга химикатларның, биөстәмәләрнең генә түгел, хезмәттәшлекнең дә төрле формалары тәкъдим ителде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов үзенең чыгышында сабан культураларын кичекмәстән тырмаларга яки тукландырырга киңәш итте. Ул ассызыклап үткәнчә, бүген, иртәгә әлеге агрочараларны башкармасак, яз буе куйган хезмәтебез юкка чыгачак. Быелгы язның үзенчәлекле шунда: тоташ яңгырлардан соң һәр хуҗалыкта да диярлек чәчүлекләр каты өслек (корка) белән капланган. Киңәшмәдә белгечләр тарафыннан әлеге мәйданнарны бүгенге халәтләренә карап,  кичекмәстән, тырмалау яки тукландыру зарурлыгы билгеләп үтелде.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев