Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Икеләтә бәйрәм

Бүген Үзәк бистәсендә яшәүче ветеран - укытучы, Үзәк урта мәктәбендә гомере буе балаларга химия-биология фәннәреннән белем биргән Лимоза Мөбәрәк кызы Галәвиевага 80 яшь тулды.

Әлеге күркәм гомер бәйрәме һәм Укытучылар көне белән аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча уынбасары Динар Гыйниятуллин җитәкчелегендәге делегация котлады. Укытучылык иткән дәвердә “СССРның халык мәгарифе отличнигы” исеменә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, район хакимиятенең күпсанлы Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булган хөрмәтле затны якташы, элеккеге хезмәттәше, республикабызның атказанган укытучысы Гөлнур Хаҗипова, шәкертләре -  Илгиз Шиһабетдинов, Рәис Саттаров,”Ак барс банкы”ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фидәил Мортазин һәм балалары, оныклары тәбрикләде. Бу көнне бөтен гомерен балалар укытуга багышлаганы, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куйганы һәм намуслы, фидакарь хезмәте өчен Лимоза Мөбәрәк кызы Галәвиева муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Шунысы игътибарга лаек, алар җгомерен җитәкче урыннарда эшләп үткәргән тормыш иптәше Илгизәр әфәнде белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өчесенә яхшы белем һәм тәрбия биргәннәр. Хәзер алар бер-берсенә терәк булып, тигезлектә соклангыч дәрәҗәдә бәхетле картлык кичерәләр. Аларның бүген җиде оныклары, өч оныкчылары бар. 


Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев