Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Икеләтә куанычлы хисләр кичерәләр

Бу көннәрдә Айдар авылы халкы икеләтә шатлыклы хисләр кичерә.

Беренчедән, иң якты, сихри бәйрәмнәрнең берсе Яңа ел бәйрәме якынлаша, икенчедән, бүген биредә, ягъни 25 декабрь көнне, 378 кв.м мәйданы булган, 150 урынга исәпләнгән, республикада авыл клубларын һәм мәдәният йортларын яңарту программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелеп, файдалануга мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасарлары һәм Айдар авылы халкы катнашты.

Тәбрикләү сүзе белән чыккан муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов айдарлыларның якты, чиста, җылы мәдәният йортына тиенүләре белән ихлас котлап, аның озак еллар дәвамында авыл халкына бәрәкәтле хезмәт итүен теләде. Бу хакта ассызыклап ул: “Үзешчән коллективларның уңышлары тагын да күбрәк булсын, үсеп килүче буынга халкыбызның рухи кыйммәтләрен җиткерүдә лаеклы өлеш керсен”, - диде.

Бу юлы да мәдәният йортын җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзекләндерде. Тантада төзекләндерү эшләрен кыска срокта һәм югары сыйфат белән башкарып чыгуда үзеннән лаеклы өлеш керткән ширкәт инженеры Раил Йосыповка Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Республика, район җитәкчелегенә “табадан гына төшкән” әлеге мәһабәт бина өчен авыл халкының рәхмәтен Айдар авылы мәдәният директоры Резеда Фәләхова җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев