Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иминлек, муллык, бәрәкәт бәйрәме

Бүген, 7 гыйнвар көнне православие динен тотучылар Раштуа (Рождество) бәйрәмен билгеләп үтә. Нәкъ менә шушы көнне Аллаһының христиан динен тотучылар өчен Җир йөзенә җибәрелгән Исус Христос (Гайсә Коткаручы) дөньяга килгән.

Әлеге уңайдан бүген, ягъни 7 гыйнвар көнне, кичке сәгатьләрдә Теләче ял паркында, Төп Чыршы янында зур бәйрәм чарасы узды. Бирегә җыелган халыкның күңелен  Әбде, Шармыш, Үзәк, Ачы һәм Теләче авылыннан килгән үзешчәннәр күрде. Төп Чыршы янына килүчеләрне изге, дини  бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов котлады. 
Кичке бәйрәм күңелле уеннар, күмәк биюләр белән дәвам итте. Алар “Рябинушка” (Ачы), “Задоринка” (Әбде), “Сударушка” (Теләче) рус фольклор ансамбльләре һәм район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән чиратлаштырылды.
Төп Чыршы янында узган кичке бәйрәм турында  тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев