Ишек шакый
Бүген, ягъни 5 март көнне, “Баландыш” кооперативында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә семинар - киңәшмә булып үтте.
Пленар өлешендә - терлекчелек буенча февраль ае хезмәт күрсәткечләренә нәтиҗә ясалган, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре калку күтәрелгән, практик өлеше - кооперативның техника паркында, фермада һәм амбар хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар, зооветеринария белгечләре һәм ферма мөдирләре чакырулы иде.
Семинар-киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев