Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим

Җәйге каникул чорында юл иминлеген кабат искә төшерү аеруча мөһим. Кайберәүләр балаларын авылга кайтарып куя, алар көне буе урамда. Җәй җитүгә, кыш буе чоланда тик яткан велосипед, самокатлар да хәрәкәткә килә. Кыскасы, юл иминлеге мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән баш калкыта.

Юлларда саклык чаралары турында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны ИЛНУР ХӘЛИМ УЛЫ КӘРИМУЛЛИН белән сөйләштек.

- Илнур Хәлимович, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү мөһим, җәйге чорда бу аеруча актуаль. Былтыргы белән чагыштырганда, күрсәткечләр ничегрәк? Һәлакәтләр саны кимемәдеме? Җәй көне балалар гел урамда, олылар тарафыннан игътибар, күзәтүдә җитеп бетмәскә мөмкин. Шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен белү, саклык чараларын күрү мөһим.

- Быелның җиде аенда республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 233 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 8 бала һәлак булды (узган елны шушы чорга караганда 3 кә артыграк), 250 се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алды. Безнең районда аварияләрдә зыян күрүче балалар саны икәү.

- Балалар катнашындагы юл һәлакәтенең төп сәбәбе нидә?

- Күп очракта бала-пассажир ролендә зыян күрә. Быел республикада шундый 88 очрак теркәлде. Бу - бала белән бәйле юл һәлакәтләренең 68%  (204 очрак) тәшкил итә. Машина йөртүчеләр үзләре гаепле: йә тизлекне арттыралар, йә каршы як полосага чыгалар, балаларны махсус утыргычсыз, саклык каешын эләктермичә йөртәләр. Югыйсә, балаларны машинада йөрткәндә, иң күбе сәгатенә 60 чакрым тизлек белән бару гына куркынычсыз булып санала. 22 июль көнне Яңа Чишмә районында  “Рено - Каптур” автомобиле Татар Әдәмсә авылы киселешендә төр юлдан хәрәкәт иткән “Скания” йөк машинасына бәрелә. Һәлакәттә җиңел машинаны йөртүче 36 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, 12 һәм 13 яшьләрдәге ике бала үлә, 12 яшьлек кыз хастаханәгә озатыла. Гаилә көньякка ял итәргә дип, юлга чыккан булган.

- Балаларны махсус утыргычларда йөрү кагыйдәләрен дә искә төшереп китсәгез иде...

Илнур Хәлим улы белән әңгәмәне тулысынча район газетасының 4 август саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев