Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Камиллекнең чиге юк

Бүген, ягъни 15 февраль көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә хисап-сайлау җыелышы булып үтте.

 Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов  белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында узган җыелышта ширкәт җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов һәм тармак белгечләре хисап тоттылар. Аларның чыгышында ширкәтнең узган хуҗалык елындагы табыш-югалтулары  барланды, килер көннәргә бурычлар билгеләнде. Үзенең йомгаклау сүзендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов:

- “Алан” ширкәте районыбыздагы алдынгы хуҗалыкларның берсе. Ил-көн алдында куелган хезмәтегез зур. Аеруча игенчелек өлкәсендә матур күрсәткечләргә ирешеп эшлисез. Моның өчен без сезгә зур рәхмәтле. Әмма камиллекнең чиге юк дигән бер акыл иясе. Игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да эшләнеп бетмәгән резервларыгыз бар. Моның  өчен беренче чиратта яңа технолгияләрне гамәлгә кертү,  кешеләр күңелендә хезмәткә карата яңача караш, яңача фикерләү дәрәҗәсе кертү зарур, - дип белдерде.

Азактан хезмәт алдынгыларын бүләкләү тарнтанасы булып узды. Шуларның иң-иңнәренә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Игенчелек һәм терлекчелек тармагында ел әйләнәсе намуслы хезмәт куеп, призлы урыннарга чыгучыларга акчалата премияләр һәм “Дулкын” йөзү бассейнында  йөзү һәм ял итү өчен сертификатлар тапшырылды.

Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә узган хисап-сайлау җыелышы турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев