Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күчмә Кубок бездә калды(ФОТОРЕПОРТАЖ)

25-26 октябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татарча көрәш ярышлары булып үтте. XXIV нче тапкыр үткәрелүче һәм иллегә якын җыелма команда катнашкан әлеге мәртәбле ярышта районыбыз данын, гадәттәгечә, ике команда “Теләче-1” һәм “Теләче Агро” командалары яклады. Шунысы сөенечле, “Теләче – 1” командасы узган елгы уңышын кабатлап, командалар беренчелегендә мактаулы чемпион исемен һәм Күчмә Кубокны үзебездә саклап кала алды.

Җиңүче команда исемен саклап калуда Динар Кәримуллин (70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында), Артур Зөлкәрнәев, Ренас Кәлимуллин (80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында), Ранис Галимуллин (90 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында), Рамил Мөхәммәтов (100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында), Муса Галләмов (130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында) һәм  Ленар Гатауллинннар (130 килограммнан югары үлчәүдә бил алышты) үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. 80 килограммга кадәр үлчәүдә бил алышкан егетләребез Ренас Кәлимуллин белән Артур Зөлкәрнәев шәхси беренчелектә икенче өченче урыннарны бүлешсә, калган көрәшчеләребез беренче биш-алты көрәшче арасына керде. 
Шулай ук икенче командабыз – “Теләче Агро” командасы да әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Ул командалар беренчелегендә беренче унлыкка кереп, тугызынчы урынга лаек булды. Әлеге команданы Рәмис Хәйруллин (60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында), Шамил Локманов (70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында),  Данир Мөлеков (80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында), Алмаз Сәетов (90 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында), Нурфат Шәйхетдинов (100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында) кебек яшьләребез белән беррәттән, Раил Мараков (130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында) һәм Рамил Корбанов (130 килограммнан югары үлчәүдә) шикелле озак еллар көрәш мәйданнарында зур сынау узган һәм тәҗрибә туплаган көрәшчеләребез тәшкил итте. Көрәшчеләребезне ярышка әзерләүдә, бер йодрыкка туплауда һәм  һәм җиңүгә рухландыруда команда вәкилләре – муниципаль район башлыгы урынбасары  Айрат Фәтхуллин белән өлкән тренер Рафис Мөбәрәкшиннның һәм тренерлар – абыйлы-энеле Фирзәр белән Илдар Гыйниятулллиннарның өлеше гаять зур булды.
Көрәшчеләребезнең җиңү шатлыгын иң беренчеләрдән булып, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән районыбызның милли көрәш федерациясе Президенты, көрәшчеләребезнең матди һәм рухи терәге Хәмит Хәкимов уртаклашты (рәсемдә). Нәселле атлар үрсчетүче танылган фермер, яшьлегендә үзе дә бер дигән көрәшче булган һәм хәләл җефете Гүзәл ханым белән көрәшче ул - кызлар тәрбияләп үстергән Сәгыйть Гыйниятуллин  көрәшчеләребезне беренче урынга лаек булулары белән котлап ат бүләк итте.
Көрәшчеләребезне һәм көрәш сөючеләрне  22-23 ноябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда узачак республика беренчелеге көтә. Исегезгә төшерәбез, узган ел районыбыз җыелма командасы әлеге ярышта да беренче урынны яулаган иде. Быел да көрәшчеләребезгә әлегедәй уңышлар һәм имин бәйгеләр, ә без-тамашачыларга мавыктыргыч көрәш ярышы тамаша кылырга насыйп булсын.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев