Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кеше гомере барысыннан да кадерле

Җылы һәм карсыз кыш тәмам. Быел яз гадәттән тыш җылы һәм бер ай иртә килде. Таҗлы вирустан саклану өчен илебездә махсус режим кертелсә дә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә республикабызда, шул исәптән районыбыз авылларында язгы кыр эшләренә зур әзерлек бара. Әкренләп булса да, районыбызның бериш хуҗалыклары әлеге изге эшкә керештеләр инде. Алар күпъеллык үләннәрне, көзге культураларны тырмалыйлар, аларга ашлама сибәләр, тамырдан тукландыралар.

3 апрель көнне  районыбыз хуҗалыкларында машина-тракторларның, тагылма машиналарның һәм амбар хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген барлау масатыннан традицион үзара тикшерү үтте. 

Үзара тикшерү комиссиясенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Төп ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов җитәкчелек итте. Тикшерү барышында комиссия тарафыннан хуҗалыкларның матди-техник базасы белән беррәттән, язгы кыр эшләрендә катнашачак механизаторларның, чәчүчеләрнең, амба хуҗалыгында хезмәт куячак эшчеләрнең иминлегенә, аларның төрле сак чаралары, өс киемнәре, складларның юынгычлар белән  ителешенә дә зур игътибар бирелде. Нинди генә төр хезмәт башкармыйк,  аның артында кеше факторы ята. Кеше гомере, сәламәтлеге барысыннан да кадерле.

Тикшерү бик җентекле үтте. Чөнки техникаң төзек, симәнәң сыйфатлы, эшнең оештырылышы  югары дәрәҗәдә булмаса, язгы кыр эшләрен башкарып чыгу мөмкин түгел. 

Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән  район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов та катнашты һәм алар урыннардагы вәзгыять белән җентекле танышып, кырда эшләячәк механизаторларга, язгы кыр эшләрен оештыручы җитәкчеләргә, белгечләргә хәерле язгы кыр эшләре теләделәр,  эшлекле тәкъдимнәрен җиткерделәр.

3 апрель көнне районыбыз хуҗалыкларында узган үзара тикшерү турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев