Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кеше гомере бер-ике балык бәясеме?

Балыкчыларны юка бозга нәрсә куып кертүе турында әллә ничә төрле фикер ишетергә мөмкин. Кемдер нәфес ди, икенчеләр - холык ди, өченчеләр - шул шөгыльгә мөккибән китү ди. Ни генә булмасын, юка бозга кергәнче, керереңнән алда чыгасыңны уйла ди халык.

Быелның көзендә, елгасулыкларның өсте боз белән капланганнан соң, республикада бер кешенең боз астына китү очрагы теркәлде. Бата язып, коткарылганнарының исәбе-хисабы юк. Андый очраклар көн дә теркәлеп тора. Дөрес, райондашларыбыз арасында боз астына китүчеләр юк. Җиңел суларга ашыкмыйк, райондашларыбыз Идел, Чулман һәм Нократ кебек зур елгаларга балыкка бик теләп йөри. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең Теләче бүлеге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, районыбыз елга-сулыкларында боз астына китү куркынычы юк. Балыкчылар әйтүенчә, бүген Мишә елгасында бозның калынлыгы 30-40 см. Ә Идел белән Чулман елгасында, Нократта 4-5 см дан артмый икән. Шуңа күрә кыш килде, боз ныгыды дип тынычланырга ярамый.

Язманы тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз (17 декабрь, №95)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев