Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Хәерле нигезләр насыйп булсын!”

Бүген, ягъни 25 сентябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында, Казаклар авылы сөтчелек фермасы янәшәсендә 504 баш савым сыерына исәпләнгән яңа технологияләргә нигезләнеп эшләячәк сыерлар торагына беренче нигез ташы салу тантанасы булып үтте.

Әлеге тантанда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте учредителе Дамир Каюмов, җаваплылыгы чикләнгән “Приор” төзелеш ширкәте генераль директоры  Рәшит Хәлиуллин һәм районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашты. Район җитәкчесе тантананы ачып:
Авыл хуҗалыгының киләчәге, Президентыбыз юлламасында да билгеләп үтелгәнчә,  яңа технологияләрдә, аны цифрлаштыруда. Бүгенге эш-гамәлебезне дә шул максатка баруда чираттагы бер адым дип саныйм. Без ел башында алга куелган бурычларны тормышка ашырып, февраль аенда шушы ук хуҗалыкта терлек азыгы ясау үзәген файдалануга тапшырган идек. Аның икенчесе, күптән түгел генә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә ачылды. Биредә 1000  баш савым сыерына исәпләнгән сыерлар торагы төзелешенә башлангыч биреп, тәүге нигез ташын салдык. Өченче терлек азыгы ясау үзәге җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә төзелеп килә. Аны да ноябрь аенда куллануга тапшырырбыз дигән ышаныч бар.  Хәерле нигезләр насыйп булсын! - диде ул.
Аннан соң сүз алган аргар министр урынбасары Ленар Гарипов бу юнәлештә республикада күптән “боз кузгалуы”н, районыбыз хуҗалыкларының беренчеләрдән булып әлегедәй эшкә керешүен һәм башка районнарга үрнәк булуы турында әйтеп узса, ветеран-җитәкче Дамир Каюмов, бюджеты 147 миллион сум булган һәм 12 кешене эшле-ашлы итәчәк яңа торак төзелеп файдалануга тапшырылгач, сөт җитештерү икеләтә артачагын билгеләп үтте. “Әлбәттә, моның өчен һәркайсыбызның уртак тырышлыгы кирәк булачак” - диде ул.
Казаклар авылында төзеләчәк яңа сыерлар торагына тәүге нигез ташы салу тантанасы авыл имамы Алмаз Гәрәевның хәер-догасы белән башланып китте.
Казаклар авылында яңа сыерлар торагына беренче нигез ташы салу  турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый алсыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев