Киләсе ел уңышына нигез салалар
Бүген авылның иң мәшәкатьле чры. Урак өсте. Моннан тыш, бүген авылда суктырылган басуның саламын җыю, туңга сөрү, көзге чәчүгә җир әзерләү, көзге чәчү кебек җаваплы эшләрне бер вакытта башкарырга кирәк. Узган атнада районыбызның күпчелек хуҗалыклары мөһим агрочарага - көзге чәчү эшенә кереште.
21 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азы-төлек идарәсе баш консультанты Илфар Баев белән җаваплылыклары чикләнгән “Игенче” һәм “Чулпан” ширкәтләре басуларын иңләп кайттык. Мисал өчен, 150 гектарлы басуда МТЗ - 1221 тракторы белән хезмәт куючы тәҗрибәле механизатор Диләрис Мөбәрәкҗанов звеносы арыш чәчү белән мәшгуль иде. Гектарына бер центнер исәбеннән катлаулы ашлама кертеп чәчәләр. Диләрискә бу эштә чәчүчеләр - Нургали Закиров белән Александр Давыдов булыша.
-Җәй коры килде, әмма 2010 елгы кебек куркыныч булмады. Аллага шөкер, терлек азыгына, икмәккә кытлык кичермәбез, шәхси хуҗалыкларда да, күмәк хуҗалыкта да мул әзерләнде. Гәрчә таҗлы вирус килеп чыгу сәбәпле, илдә махсус режим кертелеп, тормышыбызга беркадәр чикләүләр кертелеп, җәйне шөбһәләнеп каршы алсак та. Иң мөһиме - һава торышы уңай булу кирәк. Калганы безнең хезмәткә, аны кайсы срокта һәм нинди сыйфат белән башкаруыбызга бәйле, - диде ул быелгы җәй өчен куануын белдереп.
Быел әлеге ширкәт 350 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарып чыгарга планлаштыра. Әлеге мәйданнарның барысына да арыш чәчәкләр. Былтыр исә бу күрсәткеч 300 гектар булган.
Чәчүчеләрне ашлама һәм симәнә белән МТЗ - 80 тракторында эшләүче Фәрит абый Низамов тәэмин итеп тора. Фәрит ага лаеклы ялда булса да, туган хуҗалына ярдәм итүдән туктамый. “Йөрәктә - дәрт, беләктә - көч бар чакта эшлик әле. Эшләтәләр икән, димәк, кирәкмен. Өйдә торырга соңыннан да өлгерербез әле,” - ди ул уенын-чынын бергә кушып.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев