Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Комбайннарны техник карау вакыты

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган үзйөрешле машиналарны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техниканың төзек хәлдә булуы мөһим.

Моның өчен бу төр техниканың төзек хәлдә булуы мөһим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла. Агымдагы елда әлеге эш район җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмаларында тракторлар һәм тагылма арбаларга март-апрель аенда башкарылды, ә азык хәзерләү комбайннарына бу чара югары органнар тарафыннан расланган график нигезендә, түбәндә күрсәтелгән вакытта башкарылачак:

«Алан» 24 май

 «Игенче» 25 май 

«Август-Теләче» 26 май

«Таң» 26 май

 «Агролак» 27 май

 «Баландыш» 27 май

 «Чулпан» 30 май

Комбайннарга техник карау тәртибе башка төр үзйөрешле машиналардан әллә ни аерылмый. Ләкин бу төр техникада 2 данә порошоклы ут сүндерү җайланмасы (8 литр күләмле), утка каплау өчен киез тукыма (1х2 м размерда), көрәк һәм сәнәк, 0,5 куб.м күләмдә комлы ящик, 50 л күләмдә сулы савыт булу мәҗбүри. Әлеге төр техника белән тракторчы-машинист таныклыгында F – категориясе булган кеше генә идарә итә ала. Мондый категориясе булмаган кеше әлеге эшкә хокуксыз санала. Шунлыктан эш бирүчеләрнең комбайннарны эшләүче белән тәэмин иткәндә әлеге факторга аерым игътибар итүләре сорала. Чөнки хокуксыз кешенең комбайн белән идарә итү очрагы була калса, аны әлеге эшкә кушкан кеше дә җәза җаваплылыгына тартыла. Мондый күңелсез хәлне булдырмау һәркем өчен мөһим булып калырга тиеш.

Хәмит Нәзиров, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча бүлек җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев