Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көз – муллык, байлык, уңыш өлгергән чор

Бүген Теләче авылының үзәк урамында, Авыл хезмәтчәннәре һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан көзге ярминкә гөрләде.

Иртәнге җидедә  башланып киткән ярминкәдә районыбыз җитештерүчеләре, гадәттәгечә,  сыр, сыер мае, сөт ризыклары, ит,  сөт, бәрәңге, ашлык, салам, печән, терлек, ә авыл җирлекләре, мәктәпләр бакча нигъмәтләре, җиләк-җимеш, яшелчә, алардан ясалган кайнатма һәм тозлыклар, күз явын алырдай кул эшләре белән сәүдә итте. Шулай ук бирегә килеп, Олы Нырсы авылында яшәүче Рушан Зәкиҗановның шәхси предприятиесендә эшләнгән төрле төрдәге сетка-рабицалар, Теләче сәнгать мәйданчыгында, “ЛМР-Пласт” ширкәтендә җитештерелгән көнкүреш өчен кирәк булган савыт-сабаларны да, Кукмараның данлыклы киез итекләре белән табаларын да сатып алырга мөмкин иде. 
Шунысы сөенечле, ярминкә барышында урамда кояшлы, җылы, гаҗәеп гүзәл һава хөкем сөрде. Бу халәт сатып алучылар, сатучылар күңеленә дә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге өстәде. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәсен иртәдән музыка, Теләче туган якны өйрәнү музее каршында район мәдәният йорты үзешчәннәренең бәйрәм концерты бизәде. Биредә ярминкәгә килүчеләр җырчылардан Илсур Шәйдуллин, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Әлфия Поташова, Флүзә Галәвива, Гөлнур Гыймранова чыгышларын карап-тыңлап хозурланды. Аларны, шигъри аһәңнәр белән, тамашачыга нәфис сүз иясе Зөлфия Ибраһимова тәкъдим итеп торды.
Дүрт сәгатькә  сузылган сәгатькә ярминкәдә Теләче халкы үзенә кирәкле булган товар-продукцияне сайлап алды. Аеруча ашлыкка, иткә һәм яңа сауган сөткә сорау зур булды. “Игенче” ширкәтенең баш агрономы Искәндәр Шакиров әйтүенчә, ашлык җитми дә калучылар булган.


12 октябрь  көнне  Теләчедә узган көзге ярминкәнең барышы турында сез “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.


Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев