Теләче Информ

“Лайклар иҗат дәртен арттыра”

Музейлар эшчәнлеге турыдан-туры ил тарихы, кешеләр язмышы белән бәйле. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткән, Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителгән 2020 елда бу фикер аеруча актуаль яңгырый.

Әлеге күренекле даталар уңаеннан узган ел ук Теләче туган якны өйрәнү музеенда махсус экспозицияләр булдырылган. Музей җитәкчесе Фаягөл Имамиева әйтүенчә, районыбыз тарихы биредә берничә көндә генә түгел, айлар, еллар аша бөртекләп җыела. Тарихыбызга битараф булмаган игелекле райондашларыбыз тарафыннан чорма һәм чоланнарда кадерләп сакланган экспонатларда - дәверләр чагылыш таба. Аларның һәркайсы аерым бер кеше язмышына, аерым бер тарихка бәйле. Мисал өчен, быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан булдырылган экспозиция район Әфганчылар берлеге рәисе, интернационалист сугышчы Айдар Галимҗановның дуслары сугыш узган урыннардан алып кайткан экспонатлар белән тулыландырылган. Экспонатлар арасында каска, котелок, граната, пулемет магазины белән патрон савыты бар.

- Илдә кертелгән махсус режим безнең эшкә дә үзгәрешләр кертми калмады. Март азагын, апрель-май айларын онлайн форматта эшләп үткәрдек. Яңа эш форматы әле дә дәвам итә. Онлайн форматта эшләгәндә районыбыз тарихы белән кызыксынучылар, хезмәтебез өчен рәхмәт белдереп лайк куючылар, теге яки бу экспонат, вакыйга турында сорап шалтыратучылар саны артты. Кызыксынучылар булганга, иҗат дәрте, эшләү теләгебез тагын да арта. Арада гомер буе районда яшәп, бер тапкыр да Теләче туган якны өйрәнү музеена кереп карамаган, хәзер безнең белән онлайн форматта аралаша, тарихи мәгълүматлар белән кызыксына башлаучылар да бар.

- Алар өчен бигрәк тә нәрсә кызык?

Реклама

- Яу кырыннан килгән хатлар. Без аларны гаилә архивларыннан алдык, бериш ветераннар үзләре исән чакта тапшырып калдырган. Кайчандыр районыбызда яшәп, эшләп киткән Ярми Шәймөхәммәтовның фронттан язган хатлары аеруча зур игътибарга лаек. Аны Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташы Таһир Шәмсуаров китап итеп бастырып чыгарган. Китап “Яу кырыннан килгән хатлар” дип атала, анда 200 хат урын алган. Әлеге хатларны тыныч күңел белән укып булмый.

- Музейда сакланучы экспонатларның күбесе республика, шул исәптән район тарихын чагылдыра. Аларны бер-берсеннән аерып карап та булмый кебек…

- Шулай да мин Бөек Ватан сугышына кадәр, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда республикабызның иң югары органы - ТатЦикта эшләгән һәм республикабыз үсешенә зур өлеш керткән күренекле якташларыбыз Рәүф Сабиров (Айдар авылыннан), Гомәр Байчурин (Урта Мишә авылыннан) һәм Салих Низамов (Шәтке авылыннан) турында әйтмичә булдыра алмыйм. Кызганыч, аларның икесе - Рәүф Сабиров белән Гомәр Байчурин аянычлы язмышка дучар булалар, репрессияләнәләр. Соңгы вакытта Саба һәм Теләче районнарында кайчандыр булган, бүген юкка чыккан авыллар тарихы белән кызыксынучы шәхес Хәниф Тимербаев белән тыгыз хезмәттәшлек итә башладык. Кичә ул безнең адреска Үрнәк һәм Борчаклы Яз авыллары тарихына караган бик күп фотолар һәм мәгълүматлар җибәрде. Музей фонды әнә шулай Айдар Галимҗанов, Хәниф Тимербаев кебек фидакарьләрнең эчкерсез ярдәме белән көннән-көн байый бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: