Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Маллар сау булсын өчен

Узган атнадан башлап, район ветеринария берләшмәсе табиблары шәхси хуҗалыклардагы сыерларның канын алып, лейкоз, бруцеллез, туберкулез авыруларына тикшерү үткәрергә керештеләр.

Моннан тыш, алар мөгезле эре терлекләргә - себер түләмәсе, эмкар  авыруларына каршы, сарык малына - себер түләмәсенә, эт белән мәчеләргә  котыру чиренә каршы прививка да ясыйлар, йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан җирле халыкка белешмәлекләр тараталар. Мондый профилактик чараларны алар елына ике тапкыр - язын һәм көзен уздыра. 
Районның баш ветеринария табибы Ирек Нуруллин әйтүенчә,  язгы диспансерлаштыру барышында  лейкозны, бруцеллезны ачыклау өчен  кан алудан тыш,  тире эченә  туберкулин препараты кертәләр һәм куркыныч чирнең терлек организмында  бармы-юкмы икәнен ачыклыйлар. Нәтиҗә өч көннән билгеле була.
 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев