Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәңге тутыкмас һәм җуелмас җәүһәр көзгеседер...

18 гыйнвар көнне район мәдәният йортында “Татар моңы” Халыкара телевизион җыр фестиваленең зона туры узды. Унберенче тапкыр үткәрелүче бәйгедә Арча, Саба, Биектау, Кукмара, Балтач, Питрәч, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Мамадыш, Лаеш һәм Теләче районнарының җыр сәнгатен сөюче яшьләре катнашты.

Иң элек әлеге мәртәбәле бәйгедә катнашучыларны Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов сәламләде һәм районга   кунакларның хуш килүен белдереп, иҗади ярышта уңышлар теләде.
Бәйгенең ярыш шартлары белән яшьләребезне “Татар моңы” Халыкара телевизион җыр фестиваленең Башкарма директоры, танылган җырчы, республикабызның атказанган җырчысы Вил Усманов таныштырды. Бер уңайдан ул районыбыз җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповка истәлек итеп “Татар моңы” Халыкара телевизион җыр фестиваленең унъеллыгы уңаеннан чыгарылган китап-дискысын  бүләк итте.
Аннары, сәхнәдә чын мәгънәсендә җыр бәйрәме башлады. Бу көнне конкурсантлар “Академ-вокал”, “Эстрада – вокал”, “Халык җырлары” һәм “Инструменталь жанр” номинацияләрендә көч сынаштылар. Бәйгенең  нигезләмәсендә тәгаенләнгәчә, биредә татар халык җырлары белән классик композиторларыбызның да әсәрләре  башкарылды. Шулай да чарада  сөекле Тукаебыз әйткәнчә, халкыбызның мәңге тутыкмас вә җуелмас көзгесе булган халык җырларына, аларны башкару осталыгына зур игътибар бирелде. 
Азакткан икенче турга чыккан конурсантлар билгеләп үтелде. Шунысы сөенечле алар арасында безнекеләр дә бар. Алар: Илфар Каюмов, Салават Касыймов (Инструменталь жанр), Фирдүс Гыйльметдинов, Ранис Гатауллин (Халык җырлары) Гөлинә Имамиева, Диләрә Исмәгыйлевалар (Эстрада – вокал). Аларга башка җиңүчеләргә мәгълүм дискы бүләк ителде. Икенче турга чыгучылар арасында Казанда белем алучы студент егетләребез дә бар. Алар Айнур Гиниев (Халык җырлары) белән Ильяс Фәрхуллиннар (Инструменталь жанр) да бар.  Бәйгедә катнашкан Илназ Сөнгатуллин (Халык җырлары) белән Илүс Хәкимов та (Эстрада – вокал лаеклы чыгыш ясады. )Җиңүчеләр барысы да 17-18 апрель көннәрендә  Казанда узачак икенче турга чакыру алды. Җиңүчеләрне мәгълүм фестивальнең Башкарма директоры Вил Усманов, жюри әгъзасы, якташыбыз, халык җырчысы Рәсим Низамов һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтанов тәбрикләде.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X