Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Министр районыбыз урманчылары белән очрашты

Бүген, ягъни 28 декабрь көнне районыбызда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров булып китте.

Ул муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Хәмидуллин, Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин, Ленин урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Сәгъдиев озатуында Ленин урманчылыгында булды,  аның материаль-техник базасы белән танышты, җитештерү цехында хезмәт куючы эшчеләр белән очрашып сөйләште. Ул эшчеләрне  кызыксындырган сорауларга җавап биреп,  аларны якынлашып килүче Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлады. Үзенең чыгышында министр  урманчыларны киләсе елда урманчыларның хезмәт хаклары дәүләт дәрәҗәсендә - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында  Дәүләт Думасы утырышларында каралачагын әйтеп сөендерде. Моннан тыш, Равил Афраем улы урманчылыкның идарә бинасын карады, “Урманкай” дип исемләнгән мәктәп урманчылыгының эшләре белән танышты. Бу хакта аңа мәктәп урманчылыгы җитәкчесе  Илнур Сабирҗанов сөйләде.
Аннан соң, районыбыз кунагы Лесной авыл клубында булып, биредә эшләп килүче берләшмәләрнең эшчәнлеге белән танышты. Ул авылдашлары белән берлектә авыл клубын Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәренә курчак өе кебек бизәгән, үз эшенең остасы булган клуб мөдире Гөлия Вохминаның эшчәнлегеннән бик канәгать калды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев