Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мул сөт - даими акча чыганагы

Хәзер районыбыз терлекчеләре соңгы елларда күрелмәгән күрсәткечкә ирешеп, һәр сыердан 17,3 килограмм сөт савалар.

Әлбәттә, моңа дөрес селекция, яңа,заманча технологияләрне дөрес куллану һәм балансланган рацион белән сыйфатлы азык ашату нигезендә ирешелә. Әлеге уртак күркәм күрсәткечкә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте терлекчеләре дә үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Мисал өчен, бүген әлеге ширкәт уңганнары  һәр сыердан 24,5 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Ширкәтнең көнлек тулаем савымы 15,2 тонна тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек, күптән түгел ширкәт базасында төзелә башлаган терлек азыгы ясау үзәге август аенда төзеп тәмамлап, файдалануга тапшыргач, җитештерелә торган сөтнең тулаем күләмен 17 тоннанга җиткерергә ниятлиләр. 

Шулай ук уртак күркәм күрсәткечкә  көн саен һәр сыердан 21,6, 18,9 һәм 18,5 шәр килограмм сөт савып алуга ирешүче җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсе, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте савымчылары да  үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Узган елгы күрсәткечләргә караганда 140% ка арттырып сөт җитештерүче “Баландыш” кооперативы, 118% ка арттыруга ирешкән җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсе, 115%ка арттыра алган җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте һәм 113%ка арттырган җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте терлекчеләренең дә фидакарь хезмәте бары мактауга лаек.
Алда санап үтелгән шартлар үтәлгән очракта сөт терлекчелегендә уңай  нәтиҗәләргә ирешеп була икән. Бу заман таләбе, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең  һәм сезнең белән безнең киләчәкне шуннан башка  күз алдына да да китереп булмый. Акча булганда хезмәт хакы да биреп, төзелешләр да алып барып, запас частьлар белән ягулык-майлау  материалларын вакытында һәм  тиешенчә күләмдә сатып алып, салым һәм башка түләүләрне дә вакытында түләп барып була.

Кыскасы, сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм шул исәптән шәхси хуҗалыкларының да көндәлек даими акча чыганагы ул.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.  
Фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев