Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ӘНИ УРЫНЫНА КАЛГАН ӘБИ

Әнидән дә кадерле, якын кеше дөнья йөзендә була алмыйдыр… Усал, төскә матур булмаса да, һәрберебезнең әнисе үзенә якын, газиз. Кызганычка каршы, тормышта без дигәнчә генә түгел. Көннәрдән бер көнне кайбер әти-әниләргә үз сабыйлары кирәк булмый башлый, ә икенчеләренә язмыш авыр сынауларын әзерләп куя. Алар мәңгелеккә яраткан балаларыннан аерыла. Әниләрне сабыйлар өчен иң кадерле кешеләр - әбиләре алыштыра.

Теләче авылында яшәүче Гөлсәрия Ибраһимова да шундыйларның берсе. Бүген ул ятим калган өч сабыйга әни дә, әби дә. Язмышның авыр сынавын үзе татыган ханымга сыгылып, бөгелеп төшмәскә оныклары ярдәм итә. Тормыш юлдашы Таһир абый, Иске Җөри авылында яшәүче кодалары Рәис абый белән Гөлсинә апа да бергә күтәрәләр авыр хәсрәтне.

Гөлсәрия апаның күзләре яшьләнсә, Илназ, Ислам, Зәринәгә карап елмая. Әгәр дә ана кешенең кодрәтеннән килсә, сабыйларның бар борчу-хәсрәтләрен үзенә алыр иде. Балалар аның белән яши башлагач, аның тормышы башка юнәлеш ала.

Иртән торып балаларны мәктәпкә, бакчага озату, алар кайтыр вакыт җиткәч, сәгать телләренә еш күз салып, тәрәзәгә багу. “Дәресләрегезне хәзерләгез, тәртипле була күрегез, берберегезгә ярдәм итегез. Кәефегез юк, авырыйсыңмы әллә, балам”,- дигән сүзләрне ул көнгә ничә тапкыр әйтәдер. Һәр балада төрле характер. Йомшак күңелле Гөлсәрия апага еш кына таләпчән дә булырга туры килә.

Балаларның киләчәге матур булсын өчен ул барысын да эшли. Мәктәп еллары күптән артта калса да, кулына китап ала. Кечкенә кызы Зәринә белән өйле, курчаклы уйный.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X