Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Очрашасы иде ешрак. ( югары уку йортын тәмамлап очрашуга багышлыйм).

Хәтеремдә минем бүгенгедәй, Сиңа килеп белем алганым. Ничә дистә еллар үтелсә дә, Очраштырды кабат Казаным.

Ул чакларда япь - яшь кызлар идек,
Шук - шаяннар булдык үзебез.
Авыл йорты тугел , әни дә юк ,
Тулай торак иде өебез.

Куып тотып булмый вакытларны,
Алга таба һаман ашыга.
Күзем йомсам, гүя яшьлек үзе,
Чыгар төсле безнең каршыга.

И, Казаным, синнән гүзәлрәк,
Башка шәһәр тагын бармы сон?
Бер - берсенә ихлас гашыйк парлар,
Бәйләделәр синдә язмышын.

Хәзер инде әби- бабайлар без,
Чал чәчлеләр, битләр үзгәргән.
Исән - саулар купләр, шуның өчен,
Шатлык яше тама күзләрдән.

Искә алып бергә яшь чакларны,
Күңелебез иде ямансу.
Таныгандай кебек дулкынланып,
Сәләм биреп куйды Казансу.

Уку йортын безнең бетергәнгә,
Еллар узып , калды бик ерак.
Бергәләшеп, тату дөньяларда,
Очрашасы иде ешрак.

Газинур Әхмәтҗанов.
Азнакай шәһәре.
4 июль. 2022 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев