Теләче Информ

Очучы Җиңү көнен көтә

Субаш авылында яшәүче Егоров Иван Иванович кечкенәдән очучы булырга хыяллана.

Реклама

18 яше тулуга хәрби хезмәткә китә. Сугыш башлану турындагы хәбәрне дә ул бирегә килгәч ишетә. Һәм 1941 елның августында аны Саратов өлкәсендә урнашкан Вольск шәһәренә укырга җибәрәләр. 1943 елның гыйнварында Ленинград фронтына, авиация полкына җибәрәләр. “В бой идут одни старики” фильмындагыча, ул очкычларны хәрби очышларга әзерләп, озатып тора. Ул әзерләгән очкычлар 543 хәрби очыш ясый, 31 дошман очкычын бәреп төшерә. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә ул сугышчан иптәшләрен искә ала, аларның фотосурәтләрен карый. Җиңү көнен быел зәңгәр экраннар каршында гына билгеләп үтәргә исәп тота.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: