Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оешкан төстә һәм бик җанлы үтте

Районыбыз мәдәният йортларында һәм клубларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә”дип исемләнгән сәнгать фестивале концертлары дәвам итә.

Аның чираттагысы, 23 февраль көнне  Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында булып үтте. Әлеге концерт залда утыручы  хөрмәтле ир-егетләребез өчен 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм бүләге буларак та яңгырагандыр. Бәйрәм барышында алар чыгыш ясаучылар тарафыннан кат-кат тәбрикләнде, җырларның, биюләрнең иң матурлары алар хөрмәтенә дә башкарылды. Концертка килүче тамашачыларны мәдәният йорты фойесында сугыш темасын чагылдырган авыл китапханәчесе Гөлназ Мәхмүтова һәм Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары тарафыннан ясалган бай эчтәлекле күргәзмә каршы алды.

Фестиваль концерты бик оешкан төстә һәм җанлы узды. Бөек Ватан сугышы башлану, сугышка китү, сугышның бер көне – солдат тормышы, тыл хезмәтчәннәренең тылда хезмәт кую, кич утырып йон оекбашлар бәйләү, фронтка посылка салу  кебек театраль күренешләр, Максабаш, Югары Кибәхуҗа авыллары үзешчәннәре һәм Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Соңгылары тарафыннан тәкъдим ителгән “Сугыш чоры балалары” биюе, аерым башкаручылардан Фәридә Гыйльметдинова, Әсгать Нәҗметдинов, Илназ Сөнгатуллин, Рәмзия Сөнгатуллина,  Фәрит Мәхмүтов (авыл җирлеге башлыгы!) җырлары аеруча тәэсирле булды.

Бу көнне концерттан соң өченче күңелле вакыйга да булып үтте: шактый еллар Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты директоры булып эшләгән Фәнил Минҗан улы Миннекәевка мәдәният өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен һәм 50 яшьлеге уңаеннан  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының олы бүләге  -  “Мәдәнияттәге казанышлары өчен “ дип исемләнгән күкрәк билгесе дә тапшырылды. Аны иясенә чәчәкләр һәм истәлек бүләкләре белән, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тапшырды. Үзешчән артистлар,  Фәнил Минҗан улының авылдашлары - тамашачылар шаулатып кул чапты.

Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында узган фестиаль концерты турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев