Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оештыру мәсьәләләре каралды

Тиздән сайлаулар. 13 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президентын, һәм муниципаль органнарга депутатлар сайлаячакбыз. Шушы уңайдан 7 сентябрь көнне район мәдәният йортында район активы катнашында җыелыш булып үтте.

Анда җитәкчеләребез алдында булачак сайлауларның үткәрү тәртибе, сайлау участокларындагы оештыру мәсьәләләрен яктыртып, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рафаэль Ярулллин чыгыш ясады. Рафаэль Яруллин белдергәнчә, бүген районда 10797 сайлаучы бар. Шуның 3014 е Теләчедә яши.  Районда җәмгысе 27 сайлау участогы оештырылган, шуның өчесе - район үзәгендә, калганнары авыл җирлекләрендә урнашкан. Территориаль сайлау комиссиясен - 8, участок сайлау комиссияләрен - 164 кеше тәшкил итә.
Шунысы игътибарга лаек, алдагы сайлаулардан аермалы буларак, бу юлы ике көн дәвамында - 11,12 сентябрь көннәрендә алдан тавыш бирергә мөмкин булачак. Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән - 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 
Таҗлы вирустан саклану максатыннан участок сайлау комиссияләрендә барлык саклык чаралары да күреләчәк.
Фәнил Гаязов тексты һәм фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев