Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәргә ярдәм итәләр

“Өлкән буын” региональ проекты кысаларында районга 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация үткәрү өчен алып йөрергә махсус машина кайтты.

Бу уңайдан социаль яклау бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе арасында килешү дә төзелде. Өлкәннәрнең исемлеге һәм тикшерү үткәрү графигы төзелде. Әлеге мөмкинлектән ялгыз яшәүче өлкәннәр, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр, үз аягында йөри алмаучылар файдалана ала. Район буенча аларның саны 1170 тән артык.
Әлеге проект кысаларында узган сентябрь аенда районда 269 өлкән кеше медицина тикшеренүе узган. Октябрь аенда исә 353
өлкән буын вәкилләре янына барып медицина х езмәткәрләре т икшерү у здырачак. Фельдшерлык-акушерлык пунктына килә алмаган
әби-бабайларны машина белән китерү җайга салынды.
Иске Җөри авылы өлкәннәре бертавыштан махсус машина белән өйдән килеп алу халык өчен уңайлы булуын әйтеп узды.
 

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев