Өлкәннәрнең хәлен белделәр
30 сентябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәмәтов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова Саба районы Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар йортында булды.
Алар биредә тәрбияләнүче райондашларыбызның хәлен белеп, күчтәнәч тутырылган пакетларны тапшырды. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасыннан укый аласыз.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев