Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олысы да, кечесе дә ярышты

8 февраль көнне Теләче чаңгы базасында “Татарстан чаңгы юллары – 2020” дип исемләнгән традицион чаңгы ярышлары булып үтте.

Көн шактый салкын торуга карамастан, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып үткәрелгән ярышта районыбызның олысы да, кечесе дә актив катнашты. Ярышларны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин ачып җибәрде.  Ул үзенең чыгышында ярышларның көчле чаңгычыларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,  райондашларыбыз күңелендә чаңгы спортына карата мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелүен әйтеп, ярышка килүчеләргә имин бәйге һәм уңышлар теләде.
Көн буе дәвам иткән киренке ярышта район газ хуҗалыгы, район үзәк хастаханәсе, Теләче юл төзү һәм ремонтлау идарәсе , Теләче урта мәктәбе, Иске Җөри, Үзәк һәм Теләче авыл җирлекләре командалары активлык күрсәтте.
Шунысы игьтибарга лаек, бүгенге ярышта катнашучылар саны, гыйнвар аенда, сезон ачу уңаеннан үткәрелгән ярышныкына караганда күбрәк иде. Әлеге активлыкны  февраль аенда булса да, мул булып кар явуга,  туган җиребезгә чын-чынлап кыш килүгә дә бәйләп карарга кирәктер.
“Татарстан чаңгы юллары - 2020” ярышы турында күбрәк “Теләче” газетасының чираттагы саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев