Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр башлангыч - игътибар үзәгендә

27 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы яшь гражданнары форумы булып үтте.

Әлегедәй форум Татарстан Республикасы Президенты фәрманы нигезендә  быелның сентябреннән  башлап декабрьгә кадәр республикабызның барлык районнарында да уза. Мәктәпнең 8-10 сыйныф укучылары һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршында эшләп килүче балалар оешмалары Советы белгечләре катнашында узган әлеге форумның практик өлешендә балаларның уй-фикерләре өйрәнелде, теләк-тәкъдимнәре кабул итеп алынды. Азактан, мәкәпнең актлар залында узган пленар өлештә теләк-тәкъдимнәр нигезендә резолюция кабул ителде. Укуда, хезмәттә һәм мәктәпнең, районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан укучылар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының һәм Балалар оешмалары Советының дипломнары, сертификатлары белән бүләкләнделәр. Әлеге бүләкләрне ияләренә республиканың балалар оешмалары Советы җитәкчесе Екатерина Согрина тапшырды. 
Форумның практик өлешендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары динар Гыйниятуллин катнашты һәм чыгыш ясады.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев