Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Радик – Россия чемпионы!

4-7 март көннәрендә Пермь шәһәренең В. П. Сухарев исемендәге спорт комплексында 29 тапкыр ветеран спортчылар арасында кул көрәше спорты буенча Россия беренчелеге булып үтте. Анда танылган кул көрәше остасы, якташыбыз Радик Карабаев та катнашты һәм беренче урынны яулады. Радикның остазы – “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямов.

 Радикны әлеге уңышы белән, 21 март көнне “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән аның урынбасары Илнур Хәмидуллин тәбрикләде. Киңәшмәдә Радикка тантаналы шартларда Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән акчалата премия тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев