Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район башлыгы сайланды

23 сентябрь көнне район мәдәният йортында район Советының дүртенче чакырылыштагы беренче оештыру сессиясе булып үтте.

Анда җиде көн тәртибе каралды. Анда җиде көн тәртибе каралды.

1. Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль органнарга депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында.

2. Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең отставкага китүе турында.

3. Теләче муниципаль районы башлыгын сайлау турында.

4. Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасарын сайлау турында.

5. Теләче район Советының составын сайлау турында.

6. Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында.

7. Теләче район Советының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында.

Конференциядә әлеге көн тәртипләре буенча Теләче муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рафаэль Яруллин, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин чыгыш ясады. Теләче муниципаль район Советы депутатлары, район активы чакырулы булган дүртенче чакырылыштагы беренче оештыру сессиясен, Теләче муниципаль районы Уставының 30 маддәсе нигезендә, өлкән депутат Александр Ибушев алып барды.

Конференциядә ябык тавыш бирү юлы белән Теләче муниципаль район Советы депутатлары тарафыннан Теләче муниципаль район башлыгы итеп бертавыштан Нәҗип Хаҗипов сайланды. Шунысы игътибарга лаек, ул шушы ук көнне әлеге вазыйфага - Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты депутатлары һәм Теләче муниципаль район Советының “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең депутатлар фракциясе тарафыннан да сайланып тәкъдим ителгән иде. Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары вазыйфасында биш ел дәвамында, шулай ук бертавыштан сайланган Айрат Фатхуллин эшләячәк. Ул шул ук көнне Теләче муниципаль район Советы депутатлары тарафыннан “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе итеп тә сайланды. Алга таба да Теләче муниципаль район Советында бюджет һәм салым мәсьәләләре, социальикътисадый, законлылыкны, хокукый тәртипне һәм депутат этикасын саклау буенча комитетлар эшләячәк. Әлеге комитетларны район Советы депутатлары Фидәил Мортазин, Миңнәхмәт Вәлиуллин һәм Ирек Заһидуллин җитәкләячәк.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев