Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район җитәкчесе тәбрикләде

Республикабызның үзәк сайлау комиссиясе узган елның ноябрь-декабрь айларында мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары” дип исемләнгән республикакүләм иҗади конкурс үткәргән иде. Б

 Быел җиденче тапкыр үткәрелгән бәйгенең җиңүчеләре арасында безнең район укучылары да бар. Алар – Балалар иҗат үзәгеннән Айрат Якупов (җитәкчесе Сәйлән Нәгыйм кызы Хаҗипова), Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Константин Плечистов (җитәкчесе Лилия Рәис кызы Кыямова),Үзәк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алена Ипкеева (җитәкчесе Венера Мәсгуть кызы Хәсәншина). 
11 гыйнвар көнне “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә әлеге мәртәбәле бәйгедә җиңүче балаларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчсе Нәҗип Хаҗипов белән аның урынбасары Илнур Хәмидуллин тәбрикләде.
Фәнил Гязов .
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев