Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район ветераннарын хөрмəтлəделəр

Бу көннəрдə районыбызның сугыш ветераннарына "Сезгэ кадерлеләребез" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Миңнехановның Тəбриклəү хатын һəм махсус Җиңү бəйрəме уңаеннан тутырылган күчтəнəч пакет тапшырдылар.

Шулай ук сугыш ветераннарына һəм тыл хезмəтчəннəренə муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан да рəхмəт сүзлəре җиткерелде, күчтəнəчлəр җибəрелде. Район ветераннары үзлəренə күрсəтелгəн ихтирамга, җылы телəклəргə рəхмəт сүзлəрен җиткерделəр.

7 май көнне районыбызның сугыш ветераннарына республиканың транспорт һəм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин тарафыннан əзерлəнгəн бүлəклəр кайтты. Аны иялəренə министрлыкның оештыру үсеше бүлеге башлыгы Луиза Хəкимова тапшырды. Безгə тыныч көннəр алып килгəн районыбыз ветераннарын елдагыча Телəче сəнəгать паркында эшлəп килүче резидентлар һәм "Созидание" идарәче  компаниясе исеменнән Марат Мифтахов һәм Айдар Мирсәетов та зурлады. Алар əзерлəгəн күчтəнəч-пакетлар күпне күргəн ветераннарга бирелде.

Өлкəн буын вəкиллəре үзлəренə күрсəтелгəн хөрмəткə куануларын яшермəде. “Ел саен килеп, искə алалар. Сугыш афəте, ачлык күрергə язмасын. Кабат очрашулар насыйп итсен”,-диде алар бер тавыштан.

Эльмира Әхмәтҗанова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев