Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда бал кортлары да паспортлы

Бердәм үрнәктәге паспортта умарталык хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта күчләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат булачак

Белгәнегезчә, районда умартачылык паспортлары бирә башладылар. Документта умарталыкның хуҗасы, урнашу урыны һәм умарталарның саны турында мәгълүмат булачак.

Теләче районында 270 умартачы исәпләнә. Аларның 94е алдагы елларда умарта кортларына Татарстан паспорты алган булган. Хәзер яңа төр паспорт - Россиянеке бирелә. Әлегә районда Россия паспортына ия булган умартачылар саны 18 генә икән. “Барлык умарталыкларга паспортлар бирергә планлаштырабыз. Аннары паспорт нигезендә һәр умарталыкка шәхси номер биреләчәк. Бердәм үрнәктәге паспортта умарталык хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта күчләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат булачак”, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Радик Мазитов.

Умарта тотучылар, әлеге паспортны алу өчен, район ветеринария берләшмәсенә килергә тиеш була. Биредә әзер гариза формасы бар. Документларны да күп җыярга кирәк түгел икән, паспорт һәм ИНН гына алып киләсе һәм 160 сум акча түлисе була. Район ветеринария берләшмәсендә умарта тотучы кешедән барысын да сораштырып, паспортны тутырып бирәләр. Соңрак, район ветеринария хезмәткәрләре умарталарның баш санын, кайда урнашканын барысын да үз күзләре белән барып карый, бал кортларыннан анализ алып, лабораториягә җибәрә. Һәм барысы да паспортка теркәлә.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз. 

Теләче районында умартаны күпләп асрыйлар. Нияз Сабирҗанов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев