Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәбәпсез чыксаң - штраф

Белгәнебезчә, Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Бу гамәл Россия президенты карары белән тормышка ашырыла.

Шул уңайдан районда тиешле таләпләрне үтәүгә зур игътибар бирелә. Рейдлар үткәрелә, режим бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Кайберәүләрнең таләпләрне үтәмәве, эшләми торган көннәрне өстәмә ял итеп кабул итүләре, сәбәпсез урамда йөрүләре штраф салынуга сәбәп булып тора. Урамга чыккан кешенең кулында эш урыныннан бирелгән белешмә, яки СМС аша теркәлеп алынган рөхсәт булуы шарт. Районда хокук саклау органнары һәм Роспотребнадзор белгечләре ситуацияне контрольдә тоту өчен көчәйтелгән режимда эшли. Таләпләрнең үтәлешен күзәтү максатыннан рейдлар уза. Теләче эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илшат Зарипов сүзләренә караганда, 3 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

“Безнең хезмәткәрләр башка төбәкләрдән кайтучыларның хәлен дә җентекләп тикшерде, күбесенең инде карантин вакыты бетте. Карантин шартларында тормышны тәэмин итүче тармак хезмәткәрләре эшләүләрен дәвам итә. Аларга махсус пропусклар бирелде. 65 яшьтән өлкәннәргә ярдәмгә волонтерлар билгеләнде. Район буенча кайнар линия эшли”, - диде ул. Карантин авыру кеше белән элемтәгә кергән гражданинның, йортыннан чыгарга тиеш түгеллеген аңлата. РФ Дәүләт Думасы тарафыннан карантин режимын бозучыларга зур күләмдә штрафлар каралган. Канунның 20.6.1 маддәсе нигезендә рөхсәтсез урамда йөрүче гражданнарга кисәтү ясау, яки 1000-30000 сумга кадәр штраф каралган. Шулай ук район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан районда дөрес булмаган мәгълүмат таратучылар да эзләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев