Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сессия узды

16 нчы декабрь көнне 14.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 34 нчеутырышы узды.

Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары А. Г. Фәтхуллин  алып барды.Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, район прокуроры Р.Ф. Сөнгатуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары А.А. Тимерханов, Теләче муниципаль районының җаваплы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды.

Утырышта каралган төп мәсьәлә:

Теләче муниципаль районының 2020 нчы елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына бюджеты турында ( 2нче укылыш).

Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р.,Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Трофимов Р.Ю., Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В.- лар  чыгыш ясадылар. 
    Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев