Теләче Информ

Шармыш авылында гражданнар җыелышы узды

Бүген, 7 декабрь көнне Шармыш авылы клубында 2020 елга үзарасалым акчасын җыю буенча гражданнар җыелышы узды.

Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Үзәк авылы җирлеге башлыгы Вальтер Котников үзарасалым акчасына башкарылган эшләр хакында таныштырды. Җыелачак үзарасалым акчасына эшләнәчәк эшләр турында сөйләде. Очрашу барышында Шармыш авылы халкы үзен борчыган сорауларыны җитәкчелеккә җиткерде.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: